Текст песни
Син дип тыным алып, уттай янып
Тормышымны назга төргәнеңне
Күләгәләр булып, уйлап, хыялланып
Артларыңнан калмый йөргәнемне
Белмисеңдер әле, белмисеңдер
Белсәң үзең очып килер идең
Әйтмәсәм дә татлы сөюемне
Күзләремнән укып белер идең
Төшләремдә кысып кочагыма
Өннәремдә кабат югалтканны
Бар җиһанны иңләп, фәрештәмә тиңләп
Белмисеңдер, үлеп яратканны
Белмисеңдер әле, белмисеңдер
Белсәң үзең очып килер идең
Әйтмәсәм дә татлы сөюемне
Күзләремнән укып белер идең
Йөрәгемнең шашкын тибеше дә
Исемеңне генә дәшеп тора
Ялган дисәң хәбәр, ышанмасаң әгәр
Йөрәгемнән килеп үзең сора
Белмисеңдер әле, белмисеңдер
Белсәң үзең очып килер идең
Әйтмәсәм дә татлы сөюемне
Күзләремнән укып белер идең
Мин бэхетлеBashkir Version