Текст песни
Хәерлегә булсын, димен таң атканда
Сөйгәнемнең җылы сүзе юатканда
Көнен дә шул, төнен дә шул тик бер теләк
Хәерлесен бирсен, диеп тели йөрәк
Хәерлегә юрыйм барсын тик яхшыга
Бәхетемә илтә юлым, тик яктыга
Тормыш матур, һәр мизгеле кадерледер
Һәр сәгатнең, һәр минуты хәерледер
Хәерлегә булсын, димен уңыш тойсам
Хәлем бетеп, күңел төшеп, көчем җуйсам
Сынау сыман барысын да кабул итәм
Язмышымнан хәерлесен генә көтәм
Хәерлегә юрыйм барсын тик яхшыга
Бәхетемә илтә юлым, тик яктыга
Тормыш матур, һәр мизгеле кадерледер
Һәр сәгатнең, һәр минуты хәерледер
Хәерлегә юрыйм барсын тик яхшыга
Бәхетемә илтә юлым, тик яктыга
Тормыш матур, һәр мизгеле кадерледер
Һәр сәгатнең, һәр минуты хәерледер
Һәр сәгатнең, һәр минуты хәерледер
Комментировать