Текст песни
Күңел тулы хисләр
Йөрәк әллә нишләр
Ярсып-ярсып тибеп
Һаман сине көтәр
Көннәр шулай үтәр
Вакыт йомгак сүтәр
Алай сагындырма
Җитәр инде, җитәр
Әйдә, әйдә, иркәм
Көтәм, сине көтәм
Шатлык-ларым артыр
Елмаюың күрсәм
Елмаюың күрсәм
Сөям сине,дисәң
Шул сүзеңне көтәм
Белсәң иде,белсәң
Бергә чаклар рәхәт
Безгә ничек әйбәт
Нинди генә тылсым
Сөю һәм мәхәббәт
Күтәрә күкләргә
Әйләнә серләргә
Көне-төне шуны
Риза мин сөйләргә
Карашлар очраша
Күңелләр табыша
Хәтта сүз дә әйтми
Бер-берсен аңлаша
Янымда бул гына
Моң булып тул гына
Ни генә булса да
Янәшә кал гына