Перейти к содержимому
Обложка трека Пар ат — Defne
3:21

Трек

Defne Пар ат

Альбом · Vip Хатын · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Әй, атларым
Арбаларыгыз авыр
Күчтәнәчләрем бик күп
Әй, төн, тизрәк

Тизерәк үт
Әй, атларым
Арыгансыз ахыры
Шәһәрләрне кием сыман

Алыштырабыз яңадан
Иреннәрем бөрлегән
Чөнки бик тиз йөгерәм
Чөнки яшәмим — түзәм, түзәм

Кайчан кайтамын?
Күктә генә ул беленгән
Генә ул беленгән
Җиктереп пар ат

Казанга киттем туп-туры карап
Чаптыра атларны кучер
Суккалап та тарткалап
Җиктереп пар ат

Казанга киттем туп-туры карап
Чаптыра атларны кучер
Бөтен җир шары
Миңа бер туп булып тоела

Тотып кал, мин ыргытам
Тот, тот, тот, тот
Туган урамнарымда
Тамырларым йолкынган

Сагышым яндырылган
Но-но-но-но!
И Казан! Дәртле Казан!
Моңлы Казан! Нурлы Казан!

И Казан! Дәртле Казан!
Моңлы Казан!
Иреннәрем бөрлегән
Чөнки бик тиз йөгерәм
Чөнки яшәмим — түзәм, түзәм
Кайчан кайтамын?

Күктә генә ул беленгән
Ул беленгән
Җиктереп пар ат
Казанга киттем туп-туры карап
Чаптыра атларны кучер

Суккалап та тарткалап
Җиктереп пар ат
Казанга киттем туп-туры карап
Чаптыра атларны кучер

Иреннәрем бөрлегән
Чөнки бик тиз йөгерәм
Чөнки яшәмим — түзәм, түзәм
Мин бу уенны үтәм

Үзем теләмәсәм
Үзем теләмәсәм

0:00 0:00