Текст песни
Күзләр карый
күзләр күрә минем йөрәк сукыр
адаштыра бу тамгалар сине күреп
төн җитезрәк
ул кочаклый сине
Ул тәнеңне урый
ул чәчрәтә йолдызларын калдырып
пәрәвез бизәк
Күзләр тишек
күзләр рәсем
очратырга таң атканын көтә шәһәр
аңлатырга сүзләр тик онытам
Бөркү урам очлы тешләрен миңа батыра
бу батырлар исемнәре язылмас китапка
Кая күзләр
кая күзләр нинди рөхсәт
бу сугышка улларын җибәрүче аналарның
куллары коры туфрак
мин кычкырам тик ишетми беркем
мин акылдан шашам сорамаска бу дәваны
өйрәтелгән күптән
мине бүтән үпмә,
чыгар судан кайтар елгаларны тамырларым
кире сыгып чыгар тамчы тамчы
тирне селәгәем авыздан авызга кибеп ярылсын
иреннәр Туа үлә
Урманымда кычкырам
таныш түгел бу кайтаваз миңа алып китмә
Урманымда кычкырам
таныш түгел бу кайтаваз миңа алып китмә
Урманымда кычкырам
таныш түгел бу кайтаваз миңа алып китмә
Урманымда кычкырам
таныш түгел бу кайтаваз миңа алып китмә
Урманымда кычкырам
Синең турыда бүтән кайгырмам
Урманымда кычкырам
Синең турыда бүтән кайгырмам
Урманымда кычкырам
Синең турыда бүтән кайгырмам
Урманымда кычкырам
Синең турыда бүтән кайгырмам, мин онытмам