Перейти к содержимому
Обложка трека Карлар булып явам учына — Азамат Миргалиев
4:32

Трек

Азамат Миргалиев Карлар булып явам учына

Сингл · 2025 · Поп, Танцевальная

Скачать

Текст песни

Явам әле. Карлар булып явам.
Иңнәреңә кунам, битеңә.
Юлларыңны түшәп киләм әнә
Каплансын, дип, үткән эзең дә.


Исемең кабатлап карлар ява
Туң суккан язмышың юлына.
Бу кышта карашың уңында
Мин явам.
Кар булып.
Учыңа.


Ерып чыкмас кар көртләре булам
Тоташ дивар булып ишеләм
Ә аннары, талгын гына явып
Юлларыңа җәям ак келәм.


Исемең кабатлап карлар ява
Туң суккан язмышың юлына.
Бу кышта карашың уңында
Мин явам.
Кар булып.
Учыңа.


Ә син тирги-тирги бураннарны
Туктап калдың кышкы яланда.
Үткән юлга карлар салып киткән,
Ә үтәсе-ике адымда.

0:00 0:00