Обложка трека Яңалыклар — Fauzia
3:28

Fauzia Яңалыклар

Сингл · 2020

Скачать

Текст песни

Тыныкланган күңел күзенең карасы
Кая соң тәгәри интернет арбасы
Кыздыра гайбәтләр инстаграм табасын
Ишәм мәгълүматны – мин заман баласы

Профайлда барда шундый кыю
Иң зүр бәхет ул лайклар җыю
Җавап алмасам, каным кайный
Ике мең дустымнан кайсын таныйм

Җыела тау булып
Һәркөн төрле
Яңалыклар
Ничек бирешмәскә
Авыр хисләргә бу тормышта
Мизгел өчен яшәп карыйк
Без бер сулышта

Эләкте безнең чор яхшы заманга
Йөзәбез дөньяда, кызу агымда
Гомер тиз утә, сизелми вакыт
Үзгәртергә бу тормышны ашык

Профайлда барда шундый кыю
Иң зүр бәхет ул лайклар җыю
Җавап алмасам, каным кайный
Ике мең дустымнан кайсын таныйм

Җыела тау булып
Һәркөн төрле
Яңалыклар
Ничек бирешмәскә
Авыр хисләргә бу тормышта
Мизгел өчен яшәп карыйк
Без бер сулышта

Мин заман баласы
Мин заман баласы
Мин заман баласы
Мин заман баласы
Мин заман баласы

0:00 0:00