Текст песни
Бала чактан шуңа ияләшкән
Йорт яныннан инеш сузыла
Олы елга булыр ул соңырак
Ә әлегә атлап узыл
Җәяү үтәсем килә шул юлны
Иделдән башлап, туган җиремә
Суның узган юлын аңлар өчен
Дәва табыр өчен күңелемә
Сайрар кошлар каршы алыр иде
Миңа җырлап матур җырларын
Агымсулар җиңел алып китә
Уйларның да иң авырларын
Авыр уйлар миндә дә бар инде
Күмелмәс өчен шул уйларга
Элек тә агызганнар бит шулай
Кайгыларны агымсуларда
Кызу көндә сусауларны баскан
Сагынуларны баса алырмы
Бу суны чәчерәтеп уйный идек
Монда сугара идек атларны
Кыш көнендә дә катмас әле ул
Боз капламас минем инешне!
Алга таба атлыйм, дәвам итәм
Язмыш белән алыш-бирешне