Перейти к содержимому
Обложка трека Эзлим — Шахзат Разметов
3:38

Трек

Шахзат Разметов Эзлим

Сингл · 2025 · Поп

Скачать

Текст песни

Таңнарда хыялым, яныңда уйларым
Эзлим мин бер җылы карашың
Йөрәгем түз генә, карасаң күземә
Сулардан утларга саласың

Эзлим мин табармын, күрермен, аңлармын
Синең өчен килдем дөньяга
Тапмас дип ялгышма, уйлама ялгыш та
Юл куйма, тынгысыз уйларга

Эзлим мин эзләрең, ялкынлы сүзләрең
Куенымда тоям назларың
Елмайган иреннәр, тартылыр күңелләр
Бәхетле итәрсең язларым

Эзлим мин табармын, күрермен, аңлармын
Синең өчен килдем дөньяга
Тапмас дип ялгышма, уйлама ялгыш та
Юл куйма, тынгысыз уйларга

Эзлисеңдер син дә, өмет итеп көн дә
Карыйсыңдыр минем ягыма
Ятлар кирәк түгел, кил каршыма йөгер
Кул селтә дә җирдә барына

Эзлим мин табармын, күрермен, аңлармын
Синең өчен килдем дөньяга
Тапмас дип ялгышма, уйлама ялгыш та
Юл куйма, тынгысыз уйларга

Эзлим мин табармын, күрермен, аңлармын
Синең өчен килдем дөньяга
Тапмас дип ялгышма, уйлама ялгыш та
Юл куйма, тынгысыз уйларга
Юл куйма, тынгысыз уйларга

0:00 0:00