Текст песни
Һәркемнең дә була тик үз көе
Үземнеке генә дигәне
Көе китеп тора дигәндә дә
Күңеленнән көйдәр йөргәне
Күңелкәем тулы моң гына
Тыңла әле, тыңла тын гына
Күңелкәем тулы моң гына
Тыңла әле, тыңла тын гына
Һәркемнең дә була тик үз кө
Әнкә сөте белән күчкәне
Бишегеннән кояшка үрелеп
Үрмә гөлләрдәй үскәне
Күңелкәем тулы моң гына
Тыңла әле, тыңла тын гына
Күңелкәем тулы моң гына
Тыңла әле, тыңла тын гына
Һәркемнең дә була тик үз көе
Чишмә, инешеннән күчкәне
Гомер дулкыннарында тибрәлеп
Дәрҗя-диңгезләрне кичкәне
Күңелкәем тулы моң гына
Тыңла әле, тыңла тын гына
Күңелкәем тулы моң гына
Тыңла әле, тыңла тын гына