Текст песни
Сагышланып йөргән чакта,
Йөрәкләрем янган чакта
Сине очраттым бит,таптым.
Күзләремә бер карадың,
Сагышларым дөрләп торган
Учакларга аттың,яктың.
Мин бит сине бик яраттым
Син бит мине бик яраттын
Син бит мине коткаручым
Бәхетсез илләреннән
Яраларны юк итүче
Иң авырткан җирләремнән.
Син миңа сөю китердең,
Яратуым - күзләремдә!
Уемда юк сине җую
Җырлардан торган мәхәббәтем,
Бәхет ул дөньяда,зур бәхет
Бэхет ул Син минем булган яннарымда
Син бит мине коткаручым
Бәхетсез илләреннән
Яраларны юк итүче
Иң авырткан җирләремнән.