Текст песни
Көз гөлләре чәчәк аткан саен,
Яз яңадан кайта күңелгә.
Иң кадерле истәлекләр булып
Чәчәкләрдән чыклар түгелә.
Сүрән дөнья буйлап жилләр исә...
Көз гөлләре чәчрәп яналар —
«Син бит тормыш, һәрчак жылы!» — диеп, жырлаталар безне яңадан.
Кайберләре тама салкын жиргә.
Кайберләре тама йөрәккә...
Кайсылары икән,
кайсылары сагынырга безне өйрәтә?!
Сүрән дөнья буйлап жилләр исә...
Көз гөлләре чәчрәп яналар —
«Син бит тормыш, һәрчак жылы!» — диеп,
жырлаталар безне яңадан.
Кайберләре, әнә. елый сыман,
кайберләре жырлый — тыңласаң.
Кошсыз тирәк булыр иде йөрәк,
сагынулар әгәр булмаса!
Сүрән дөнья буйлап жилләр исә...
Көз гөлләре чәчрәп яналар —
«Син бит тормыш,
һәрчак жылы!» — диеп, жырлаталар безне яңадан.
Комментировать