Перейти к содержимому
Обложка трека Әнкәй йөрәге — Lili
3:21

Трек

Lili Әнкәй йөрәге

Альбом · Яшәү Яме · 2025 · Поп, Босса-нова

Скачать

Текст песни

Әнкәй, синең йөрәгеңдә ничә кыл микән,
Әллә һәрбер кылы саен моңлы җыр микән?
Күбәләкле киң болынмы синең күңелең,
Былбыл сайравына тиң бит әйткән бер сүзең!

Әнкәй, синең йөрәгеңдә ничә уй микән,
Уйларыңны йомгак-йомгак
Урыйсың микән?
Бөркет горурлыгы бар бит синең карашта
Давыл кебек барасың син каршы язмышка!

Әнкәй, синең йөрәгеңдә күпме наз микән,
Анда әллә мәңге китмәс җылы яз микән?...
Син минем кояшым, назым, саф сулы чишмәм,
Син минем тәмле, ләззәтле җиләкле иртәм!

0:00 0:00