Перейти к содержимому
Обложка трека Җәйнең матур аяз таңнарында — Lili
3:08

Трек

Lili Җәйнең матур аяз таңнарында

Альбом · Яшәү Яме · 2025 · Поп, Босса-нова

Скачать

Текст песни

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында;
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле;
Алкын
Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым;
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.

Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Яшәү матурлыгы турында.

0:00 0:00