Текст песни
Ак чәчәк ата балан,
Күмелгәч гөлгә ялан.
Яшь йөрәк еш тибә,
Искән җилләр мина:
«Сөйгәнең килә», — дисә,
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде,
Кил, иркәм, кил инде
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине.
Алып кил мина язның
Чәчәкле алсу таңын
Мәхәббәтнең сафын,
Энҗеләргә хасын,
Алып кил, мина тагын.
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде
Кил, иркәм, кил инде
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине