Текст песни
Бергә чакны мин сагынам
Сине уйлап хыялланам
Янымда мин сине тоям
Кал янымда, кала алсаң
Бәхетемнең күкләрендә
Кояшым бул, була алсаң
Мин бәхетле булыр идем
Йөрәгемдә урын алсаң
Кал янымда, кала алсаң
Киртә булмам китә калсаң
Тик китәргә син ашыкма
Синнән башка мин булалмам!
Кил яныма көзләрдә дә
Язлар булып кайта алсаң
Ярат мине, ярат чынлап
Минем кебек сөя алсаң
Мин яныңа каршы барам
Син яныма килә калсаң
Бу бәхетем өчен көрәш
Язмышыма кулым сузам
Кал янымда кала алсаң
Киртә булмам китә калсаң
Тик китәргә син ашыкма
Синнән башка мин булалмам!
Кил яныма көзләрдә дә
Язлар булып кайта алсаң
Ярат мине, ярат чынлап
Минем кебек сөя алсаң
Тик китәргә син ашыкма
Синнән башка мин булалмам!
Кал янымда кала алсаң!
Кал янымда, кал!
Кал янымда кала алсаң
Киртә булмам китә калсаң
Тик китәргә син ашыкма
Синнән башка мин булалмам!
Кил яныма көзләрдә дә
Язлар булып кайта алсаң
Ярат мине, ярат чынлап
Минем кебек сөя алсаң