Текст песни
әйтче әни,
каян алый микән,
синдәгедәй чиксез сабырлык,
чуалып ла беткән язмыш җебең,
Сукранмыйча тузә алырлык.
Әйтче әни,каян алыйм микән,
Синдәгедәй,чиксез сабырлык,
Эх бер дәуа,табып булса икән,
Сагынуга түзә алырлык.
Әйтче әни,каян алыйм микән,
Синдәгедәй,чиксез сабырлык,
Эх бер дәуа,табып булса икән
Сагынуга түзә алырлык.
Язмыш ачы миләш каптырганда,
Елмаерга каян көч таптың,
Акны кара диеп рәнҗеткәндә,
Куңелеңне ничек юаттың.
Әйтче әни,каян алыйм микән,
Синдәгедәй,чиксез сабырлык,
Эх бер дәуа,табып булса икән,
Сагынуга түзә алырлык.
Әйтче әни,каян алыйм микән,
Синдәгедәй,чиксез сабырлык,
Эх бер дәуа,табып булса икән,
Сагынуга түзә алырлык.
Ничек саклый алдың гомер буе,
Күңел матурлыгын җуймыйча,
Көзләреңә кердең какнатланып,
Татлы яшәүләрдән туймыйча.
Әйтче әни,каян алыйм микән,
Синдәгедәй,чиксез сабырлык,
Эх бер дәуа,табып булса икән,
Сагынуга түзә алырлык.
Әйтче әни,каян алыйм микән,
Синдәгедәй,чиксез сабырлык,
Эх бер дәуа,табып булса икән,
Сагынуга түзә алырлык,
Сагынуга түзә алырлык.