Текст песни
Моңсу җиргә төшкән
Моңсу гына җиргә күлләр төшкән
Ай шәүләсе суларын кискән
Синнән башка күңел көткәнем юк
Минем өчен бары шул җиткән
Моңсу гына җиргә күлләр төшкән
Ай шәүләсе суларын кискән
Ай сарысы микән сагыш микән
Күл өстенә сары төс сипкән
Белеп яшим синең бар икәнең
Минем өчен бары шул җиткән
Сары гына төшкән күл суларын
Ярларына ятып кем эчкән
Уйлыйм син дә мине көтә дер дип
Минем өчен бары шул җиткән
Ай сарысы микән сагыш микән
Күл өстөнә сары төс сипкән
Белеп яшим синең бар икәнең
Минем өчен бары шул җиткән
Ай сарысы микән сагыш микән
Күл өстөндә сары төс сипкән
Белеп яшим синең бар икәнең
Минем өчен бары шул җиткән
Күл суларын ябып үлән үскән
Үлән өсләренә чык төшкән
Көтә белү үзе бәхет бит ул
Минем өчен бары шул җиткән
Уйлыйм син дә мине көтә дер дип
Минем өчен бары шул җиткән
Ай сарысы микән сагыш микән
Күл өстөнә сары төс сипкән
Белеп яшим синең бар икәнең
Минем өчен бары шул җиткән
Ай сарысы микән сагыш микән
Күл өстөндә сары төс сипкән
Белеп яшим синең бар икәнең
Минем өчен бары шул җиткән
Минем өчен бары шул җиткән