Текст песни
Җыелдык-җыелдык
Сезнең хөрмәткә
Кушылсын бар җиһан
Безнең теләккә
Сокланып туймаслык
Нинди матур пар
Сезнең карашларда
Әллә тылсым бар
Туй, туй, туй, ах, нинди туй
Матурлар, эх зифа буй
Туй, туй, туй, ах, нинди туй
Гөрләсен буген ул туй
Телибез шатлыкны
Олы бәхетне
Гомергә җитәрлек
Саф мәхәббәтне
Ә куллар-кулларда
Күзләр-күзләрдә
Кирәкми, кирәкми
Артык сүзләр дә
Туй, туй, туй, ах, нинди туй
Матурлар, эх зифа буй
Туй, туй, туй, ах, нинди туй
Гөрләсен буген ул туй
Әйдәгез, әйдәгез
Сез кушылыгыз
Гөрләсен, гөрләсен
Тормыш-ларыгыз
Уйнагыз,көлегез
Бие,җырлагыз
Гомергә,гел бергә
Бергә булыгыз