Текст песни
Хәтеремдә минем
Сине күргән көнем
Шушы көннән дөньям үзгәргән
Тылсымнарга урап
Сөюләргә юрап
Ходай сине үзе җибәргән
Туган көнең белән
Котлыйм чын күңелдән
Йөрәк хисем салам җырыма!
Бәхет нурым ул-син
Сөю җырым ул-син
Назлар булып тулган җаныма!
Туган көнең белән
Котлыйм чын күңелдән
Йөрәк хисем салам җырыма!
Бәхет нурым ул-син
Сөю җырым ул-син
Назлар булып тулган җаныма!
Сөенече белән
Килсен һәрбер көнең
Гел балкысын күңелең кояшы!
Олы мәхәббәтем
Әйтәм мең рәхмәтем
Бәгърем минем, гомерем юлдашы
Туган көнең белән
Котлыйм чын күңелдән
Йөрәк хисем салам җырыма!
Бәхет нурым ул-син
Сөю җырым ул-син
Назлар булып тулган җаныма!
Бүген синең көнең
Зур гомер бәйрәмең
Шатлык сибә йөзең җиһанга!
Җырчы сандугач мин
Очар карлыгач мин
Янәшәмдә тик син булганга!
Туган көнең белән
Котлыйм чын күңелдән
Йөрәк хисем салам җырыма!
Бәхет нурым ул-син
Сөю җырым ул-син
Назлар булып тулган җаныма!
Туган көнең белән
Котлыйм чын күңелдән
Йөрәк хисем салам җырыма!
Бәхет нурым ул-син
Сөю җырым ул-син
Назлар булып тулган җаныма!
Бәхет нурым ул-син
Сөю җырым ул-син
Назлар булып тулган җаныма!