Обложка трека Сизэсенме — Нафис Гиниятов, MILYASH
3:04

Нафис Гиниятов, MILYASH Сизэсенме

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Сизәсеңме минем йөрәк тибешен
Беләсеңме син бит минем бәхетем

Сине күрдем, йөрәгем сикерә
Аның синең кочагыңа керәсе бик килә
Нәрсә бу минем белән?
Ахры җавабын беләм

Гашыйк булдым мин янәдән
Моны тоямын, сизәм
Җитте шул бер җылы сүзең
Назлы, матур карашың

Кулымнан тот, нык кочакла
Һәм китәр минем башым
Бул янымда, син җибәрмә, сакла явыз күзләрдән
Ихлас яратам дип әйттең
Һич туймам шул сүзләрдән

Сизәсеңме минем йөрәк тибешен
Ишетәсеңме сине ярата дигәнен
Беләсеңме син бит минем бәхетем
Ышанасыңмы, җаным, сине сине сөямен

Сизәсеңме минем йөрәк тибешен
Ишетәсеңме сине ярата дигәнен
Беләсеңме син бит минем бәхетем
Ышанасыңмы, җаным, сине сине сөямен (сөямен)

Бул янымда син мәңгегә
Бирмәм сине беркемгә
Кочагыма кер һәм чыкма
Анда бул тик син генә

Мин якларга һәм сакларга
Гомерем буе әзермен
Күктәге иң зур йолдызны
Сиңа бүләк итәрмен

Мин сине яратам дип
Әйтәмен чын күңелдән
Син минеке, мин синеке
Бу билгеле бит күптән

Күрәм сине, ә йөрәгем дөп-дөп итеп сикерә
Чөнки иң зур байлык миндә
Бу билгеле һәркемгә

Сизәсеңме минем йөрәк тибешен
Ишетәсеңме сине ярата дигәнен
Беләсеңме син бит минем бәхетем
Ышанасыңмы, җаным, сине сине сөямен

Сизәсеңме минем йөрәк тибешен
Ишетәсеңме сине ярата дигәнен
Беләсеңме син бит минем бәхетем
Ышанасыңмы, җаным, сине сине сөямен

Сизэсенме… Беләсеңме… Ишетәсеңме

0:00 0:00