Перейти к содержимому
Обложка трека Минем өчен — Анвар Нургалиев
3:07

Трек

Анвар Нургалиев Минем өчен

Сингл · 2022 · Поп, Танцевальная

Скачать

Текст песни

Мин сине очраттым
Бәхеткә,бәхеткә
Күмелде җаннарым
Сөю-мәхәббәткә
Таңнарның балкышы
Ул синең карашта
Синең иң матур исемең
Язылган язмышка

Минем өчен, минем өчен
Бу дөньяга син тугансың
Минем өчен сагышларга
Назларга уралгансың
Минем өчен,минем өчен
Син тугансың минем өчен
Бу доньяда ике йөрәк
Гел бәхетле булсын өчен

Син сөю фәрештәм
Язлары күңелнең
Иң якты кояшым
Шатлыклы көнемнең
Янымда кал гына
Янымда бул гына
Моңнар булып, җырлар булып
Җаныма тул гына

Минем өчен, минем өчен
Бу дөньяга син тугансың
Минем өчен сагышларга
Назларга уралгансың
Минем өчен,минем өчен
Син тугансың минем өчен
Бу доньяда ике йөрәк
Гел бәхетле булсын өчен

Минем өчен доньяга тугансың
Минем өчен назга уралгансың
Пар канатым булдың минем өчен
Сине күреп аңладым мин
Гашыйк булуның зур көчен

Минем өчен, минем өчен
Бу дөньяга син тугансың
Минем өчен сагышларга
Назларга уралгансың
Минем өчен,минем өчен
Син тугансың минем өчен
Бу доньяда ике йөрәк
Гел бәхетле булсын өчен

0:00 0:00