Текст песни
Беренче кат очрашып танышулар
Күктән язган бәхет янәшә
Бу бит синең гомер юлын атлар
Бәхетең дип йөрәк эндәшә
Ялгышмагыз гомер юлларында
Ышанмагыз читләр сүзенә
Бер берегезгә бары ышаныгыз
Ышанычлы сөю бергенә
Бер беребезгә әгәр ышанмасак
Ике йөрәк бергә тибә алмас
Ышанычлы сөю арасына
Чит ятларның сүзе керә алмас
Беренче кат күргән кебек итеп
Яшик әле сөеп яратып
Култыклашып узыйк урамнардан
Чит ятларның шиген таратып