Перейти к содержимому
Обложка трека КУШ — ICEA11
1:54

Трек

ICEA11 КУШ

Сингл · 2025 · Рэп

Скачать

Текст песни

[припев]

Baby, беләсеңме, син минем иң зур куш
Башка кызлар "сәләм" дисә, мин әйтермен "хуш"
Синең кырыйда гына тулы минем сулыш
Балдак алдым, бармак кирәк, матуркаем, булыш

[куплет]

Иртән торасың килмәсә, bae, синең өчен уянам
Температураң булса, синең өчен үзем янам
Сүзләрем авырга килсә, аңлатырмын яңадан
Һәм бел-бел гел-гел-гел булганда янымда

Үбәм синең тәмле иреннәрне
Күмәм сине күп-күп чәчәкләргә
Күргәнем юк синнән дә чибәрләрне
Күргәнем юк, bae, кургәнем юк

[предприпев]

Матур күлмәгеңне ки, без бүген кичен Бауманга
Аннары керербез синең яраткан ресторанга
Нәрсә телисең, шуны ал, бәяләргә карама
Baby, бүген бөтен дөнья синең аякларыңа

[припев]

Baby, беләсеңме, син минем иң зур куш
Башка кызлар "сәләм" дисә, мин эйтермен "хуш"
Синең кырыйда гына тулы минем сулыш
Балдак алдым, бармак кирәк, матуркаем, булыш

[постприпев]

Үбәм синең тәмле иреннәрне
Күмәм сине күп-күп чәчәкләргә
Күргәнем юк синнән дә чибәрләрне
Күргәнем юк, bae, кургәнем юк

0:00 0:00