Обложка трека Талы бул — ОММАЖ
3:10

ОММАЖ Талы бул

Сингл · 2022

Скачать

Текст песни

алган йөрәгемнең син ялы бул
Ялы бул
Күңел елгасының син
Салы бул, талы бул
Көтеп күрешүләр йөрәгем
Шашып күкрәгем тишә
Бөтен аңым, дәртем, моң, тәнем
Бары сиңа дәшә
Чигә чәчләремнең
Син чалы бул, чалы бул
Ирен очларымның
Син алы бул, балы бул
Төсләрем ал
Сип аларны
Без ясарбыз
Яңа галәмнәрне
Яңа бер дөньяны
Төшләрлдән ширинсең син өнем бул
Өнем бул
Башкача булалмый
Көнем бул, төнем бул
Кая гына китсәм, нишләсәм
Күзләр тик сиңа төшә
Мин сулыйм, яшим, янам бары
Бары сиңа дәшә
Чигә чәчләремнең
Син чалы бул, чалы бул
Ирен очларымның
Син алы бул, балы бул
Төсләрем ал
Сип аларны
Без ясарбыз
Яңа галәмнәрне
Яңа бер дөньяны

0:00 0:00