Обложка трека Хис Ит — ОММАЖ
3:00

ОММАЖ Хис Ит

Сингл · 2020

Скачать

Текст песни

Бие!
Атна тәмам - җитте ял
Күңелеңне ачып кал!
Той
Хис ит
Көйне
Иң шәп күлмәкне киеп
Кулларны күккә чөеп
Оялмый
Бие
Тик шуны аңла

Вакыт сөртә дөньяны
Көл була, тиздән бетә янып
Яктылыктан
Мәңгелеккә
Сәгать теле әйләнә
Бу мизгелнең, татып кал тәмен
Караңгылык
Галәмне йоткан чакта

Еллар
Артыннан еллар уза
Юлның тузаны туза
Той
Хис ит
Ялкын
Күзеңдә ник сүрелә?
Заман уйный җан белән
Көл тыйма
Үзең
Тик шуны аңла

Вакыт сөртә дөньяны
Көл була, тиздән бетә янып
Яктылыктан
Мәңгелеккә
Сәгать теле әйләнә
Бу мизгелнең, татып кал тәмен
Караңгылык
Галәмне йоткан чакта

"вакыт сөртә дөньяны”
Мизгел үтә
"вакыт сөртә, вакыт сөртә"
Кеше көтә
"вакыт сөртә дөньяны"
Әсир итә
"вакыт сөртә, вакыт сөртә"

0:00 0:00