Текст песни
Үзгә дидең мине, башка төрле
Мин күрмәдем сине шуннан бирле
Аңлар дип уйладым нигә
Нигә күңелемне бирдем уоу оу
Мин тумыштан идем шундый үзгә
Һәм якыннар моны күптән сизә
Җанымда бармы дип яра
Яра аңламасаң сора уоу оу
Әйт, мин дөнья өчен ят?
Сорыйм бәлки булыр берәр җавап
Әйт кем дөнья өчен ят [ят ят]?
Ник бу оят?
Ник бу оят?
Әйт, мин дөнья өчен ят?
Сорыйм бәлки булыр берәр җавап
Әйт кем дөнья өчен ят [ят ят]?
Юк тик җавап
Юк тик җавап
Якынлашсаң миңа салмак кына
Беләсеңме, тамчы кыя юна
Берәр вакыт мине танып
Тынып ишетерсең бәлки уоу оу
Хисләр уйлар синеке күк миндә
Шундый ук кан йөртә йөрәк тәндә
Уйлап кара шуны янә
Янә ипләп кенә уоу оу
Әйт, кем дөнья өчен ят?
Юк тик җавап
Ник бу оят?
Әйт, кем дөнья өчен ят?
Ник бу оят?
Әйт, мин дөнья өчен ят?
Сорыйм бәлки булыр берәр җавап
Әйт кем дөнья өчен ят [ят ят]?
Ник бу оят?
Ник бу оят?
Әйт, мин дөнья өчен ят?
Сорыйм бәлки булыр берәр җавап
Әйт кем дөнья өчен ят [ят ят]?
Юк тик җавап
Юк тик җавап