Обложка трека Уятмагыз — ОММАЖ
3:53

ОММАЖ Уятмагыз

Сингл · 2020

Скачать

Текст песни

Ялгышлардан
Сагышлардан
Еракта
Күзләрем ачалмыйм
Беркая качалмыйм
Тоям барын
Хыялларым
Гел сакта
Уятмагыз мине
Уятмагыз инде

Хәтергә төшсә ут йотам
Йоклый алмыйча озак ятам
Тышта улый өермә
Ә мин юрганым астында
Беркем дә күрмәс мине монда
Бу җәннәтем һәм төрмәм

Ялгышлардан
Сагышлардан
Еракта
Күзләрем ачалмыйм
Беркая качалмыйм
Тоям барын
Хыялларым
Гел сакта
Уятмагыз мине
Уятмагыз инде

Кечкенә чакка кайтам
Төнге күкләрдән айны тотам
Бәхетле бик, балачак
Атам төштән уяткан
Басып көмеш аемны ваткан
Мәңге истә калачак

Ялгышлардан
Сагышлардан
Еракта
Күзләрем ачалмыйм
Беркая качалмыйм
Тоям барын
Хыялларым
Гел сакта
Уятмагыз мине
Уятмагыз инде

Җан!
Торырга вакыт җитте!
Син инде олы
Уян!

Җан!
Торырга вакыт җитте!
Син инде олы
Уян!

0:00 0:00