Текст песни
Хуш диеп кулыңны сузасың
Син бүген тагын да гүзәлсең
Кулыңны ничек җибәрим соң?
Өзлеп сөям шуны сизәмсең?
Мин батам сөю диңгезендә
Давылда калган ялгыз көймә
Күңелемдә дулый өермә
Йөрәгемне читкә чөермә
Язмышлар ялгышты
Мәхәббәт саташты
Син мине - мин сине тапмадым
Хисләрне вакладың
Сөюне сакладым
Изге, саф тойгымы тапладың
Чынмы соң? Әллә соң ялганмы?
Сөюдән берәр ни калганмы?
Качасың тагын очрашудан
Яратам дигәнең ялгышумы?
Мин батам сөю диңгезендә
Давылда калган ялгыз көймә
Күңелемдә дулый өермә
Йөрәгемне читкә чөермә
Язмышлар ялгышты
Мәхәббәт саташты
Син мине - мин сине тапмадым
Хисләрне вакладың
Сөюне сакладым
Изге, саф тойгымы тапладың
Хисләрне вакладың
Сөюне сакладым
Хисләрне вакладың
Сөюне сакладым