Обложка трека Кайтаваз — Ландыш Нигматжанова, Фарид Таишев
4:07

Ландыш Нигматжанова, Фарид Таишев Кайтаваз

Сингл · 2023

Скачать

Текст песни

Балачактан бирле
Мина хаман серле
Кайтавазлар кайдан яңгырый
Урманнардан күпме
Мин эзләгән идем
Тавышымны кем соң кабатлый
Белергә теләп тә
Сереңне белмибез
Син хаман да серле бер аваз

Бәхет кебек серле кайтаваз
Белергә теләп тә
Сереңне белмибез
Син хаман да серле бер аваз

Бәхет кебек серле кайтаваз

Җүләр яшьлегемдә
Далага йөгердем
Мин аны хаман да тоталмыйм
Баладай күңелең
Барыбер белмәдем
Серенең җавабын табалмыйм
Белергә теләп тә
Сереңне белмибез
Син хаман да серле бер аваз

Бәхет кебек серле кайтаваз
Белергә теләп тә
Сереңне белмибез
Син хаман да серле бер аваз

Бәхет кебек серле кайтаваз

Офыклар ягыннан
Бик озак эзләдек
Ул безне чакыра шикелле
Шатлыклы авазның
Еракларга китеп
Кайтаваз булуы күңелле
Белергә теләп тә
Сереңне белмибез
Син хаман да серле бер аваз

Бәхет кебек серле кайтаваз
Белергә теләп тә
Сереңне белмибез
Син хаман да серле бер аваз

Бәхет кебек серле кайтаваз

Бәхет кебек серле кайтаваз
Син хаман да серле бер аваз

0:00 0:00