Обложка трека Биергә — ГЫЙЛЕМ
3:05

ГЫЙЛЕМ Биергә

Сингл · 2018

Скачать

Текст песни

Әй! Әй! Безнең көй уйный,
Кичкә биергә яшьләр, җыела башлый.
Матур матур кызлар тезелеп басканнар,
Кыю егетлләр килгәнен көтеп торалар.

Әйдә әйдә энем, без уйлап тормыйк,
Бөтен җыелган халыкны селкетеп алыйк,
Басып кына торып вакытны тик үткәрмик,
Биеп бөтен кешегә без үрнәк курсәтик.

Карап торам бер чибәр кыз басып тора янымда,
Нишләп бик моңсу торасың, килче минем яныма.
Бас кызым Әпипә, дигәмне көтмә син,
Бары тик синең биюеңне күрергә телим бит мин.

Якында торган егетләр кызыгып карый миңа,
Кыюрак булсагыз булырсыз минем урынымда,
Борчылып тормыйча гына үзеңне ал кулыңа,
Без әйткән сүзләрне тыңла Һәм, узең дә кабатла.

Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә,
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә,
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә,
Әйдә, кил син биергә.

Эй! Эй! Эй! Эй! Безнең көй уйнап тора,
Син, син, син, син синдә кил безнең яңга,
Оялып тормыйча гына кушыл безнең агымга,
Яхшы кәеф килми атламасаң алдына таба.

Мин дә элек шундый булдым оялып тора идем,
Ләкин хәзер фикерләрне бөтеннәй үк үзгәрттем.
Күрә торып минем хатаны син дә кабатлама,
Бөтен күәтеңне чыгарып бетер буген монда.

Сәгатеңә карап торып вакытыңны санама,
Иртәгә нишләрмен мин? - дип башларынны катырма,
Иртән торып чәй эчәрсең чәк-чәк куеп алдыңа,
Безне тынла безне ишет барысы да шәп булла.

Аракы кирәкми безгә, кирәк тугел тәмәке,
Безнең кәеф хәрчакта да – югары кутәренке.
Баскан жирдән утлар чыга, бөтен дөнья яңгырый,
Сине монда чакырабыз әйдә кил дип кабатлыйк.

Безнеӊ көй уйный, ә без хаман биибез
Өйгә кайтырга, без буген теләмибез
Көй кояш сыман, дөньяны жылыта
Шартлаткыч кебек, булмәне яӊгырата.

Бие, бие, биегән бит әби белән бабаеӊ да,
Бие, жилкәләрне селкет аска-өскә, уӊга-сулга.
Оялмыйча тизерәк кушыл, башны борма кирегә,
Җыр мәгнәсе бары өч суздә генә - Әйдә кил биергә!

0:00 0:00