Обложка трека Кунел Эретерлек Сузлэр Бар — Рифат Зарипов
3:50

Рифат Зарипов Кунел Эретерлек Сузлэр Бар

Сингл · 2019

Скачать

Текст песни

Уйнап кына әйткән сүзләр бар
Уйламыйча әйткән сүзләр бар
Уйлап, ләкин чынлап әйткән сүзгә
Тешне кыса-кыса түзгән бар

Күңел эретерлек сүзләр бар
Чирдән терелтерлек сүзләр бар
Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар

Күңел эретерлек сүзләр бар
Чирдән терелтерлек сүзләр бар
Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар

Бәхет өчен кайчак сүз җитә
Ят кешене бер сүз үз итә
Ә кайчакта авыр бер сүздән дә
Яшәр өчен көч һәм дәрт бетә

Күңел эретерлек сүзләр бар
Чирдән терелтерлек сүзләр бар
Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар

Әрем әчеседәй сүзләр бар
Балдай татлы телле кешеләр бар
Айлар, еллар, гасыр юалмаган
Эз калдырган изге эшләр бар

Күңел эретерлек сүзләр бар
Чирдән терелтерлек сүзләр бар
Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар

Күңел эретерлек сүзләр бар
Чирдән терелтерлек сүзләр бар
Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар

Гомер буе йөрәк түрләрендә
Саклап йөретерлек сүзләр бар

Саклап йөретерлек сүзләр бар

0:00 0:00