Текст песни
Сиңа дигән күпме сөю-назым калган
Сагынулардан йөрәк күптән арып-талган
Өметемнең соң тамчысын учка алып
Кайтып киләм, хисләремне җырга салып
Йөрәгемдә син калдырган эзгә басып
Кайтам әле яннарыңа сине сагынып
Мин бәхеттән эрим алсаң кочагыңа
Сөю кайнар, сүнмәгәндер учагы да
Йөрәгемдә син калдырган эзгә басып
Кайтам әле яннарыңа сине сагынып
Мин бәхеттән эрим алсаң кочагыңа
Сөю кайнар, сүнмәгәндер учагы да
Сулышыңның кайнар тыны истә һаман
Синең хакта уйласамда - дөрләп янам
Нишләтсәм дә,бары сиңа тарта күңел
Кайтыр өчен башка сәбәп кирәк түгел
Йөрәгемдә син калдырган эзгә басып
Кайтам әле яннарыңа сине сагынып
Мин бәхеттән эрим алсаң кочагыңа
Сөю кайнар, сүнмәгәндер учагы да