Перейти к содержимому
Обложка трека Дуслык турында... (Шигырь) — Марат Эксанов
1:42

Трек

Марат Эксанов Дуслык турында... (Шигырь)

Сингл · 2026 · R&B

Скачать

Текст песни

Дуслык дигән нәрсә бармы соң ул?
Дустым дигән кеше дус микән?
Әллә инде файда алыр өчен
Уйланылган, ялган сүз микән?

Кемдер дуслык саклап утка керә
Биш тиенен ярып, бүлешә
Ә кайберәүлэр дустын ташлап китеп
Байлык эзләвенә керешә

Яхшы эшләр күбрәк эшләнсә дә
Онытылмый сирәк яманы
Авыр була, йөрәкләргә үтә
Шундый инде хәзер заманы

Ничә еллар бергә уткәрелгән
Күпме юллар бергә үтелгән
Якын күргән газиз кешеләрдән
Яхшылыклар өмет ителгән

Кеше китә - уйлар, хисләр кала
Дуслар китә - бушлык күңелдә
Матур итеп китә белгән генә
Үз бәхетен таба һәр җирдә

Дуслык дигән нәрсә бармы соң ул?
Дустым дигән кешең дус микән?
Әллә инде файда алыр өчен
Уйланылган, ялган сүз микән?

Комментировать

0:00 0:00