Текст песни
Синең белән язмыш гомер түтәлемнең
Авырткан җирләрен сирәкли
Синсез күзләр белән күргәннәрем
Синсез күргәннәрем кирәкми
Син дә бәхетлеме минем кебек диеп
Өзмә үзәгемне
Телмә йөрәкне
Синсез тойган хисләр
Синсез тойган назлар
Синсез килгән бәхет кирәкми
Син дә бәхетлеме минем кебек диеп
Өзмә үзәгемне
Телмә йөрәкне
Синсез тойган хисләр
Синсез тойган назлар
Синсез килгән бәхет кирәкми
Тормыш көйрәтсә дә
Күпкә өйрәтсә дә
Синсез яшәүләргә өйрәтми
Аерым ялгышлар да, аерым сагышлар да
Аерым шатлыклар да кирәкми
Син дә бәхетлеме минем кебек диеп
Өзмә үзәгемне
Телмә йөрәкне
Синсез тойган хисләр
Синсез тойган назлар
Синсез килгән бәхет кирәкми
Синсез тойган хисләр
Синсез тойган назлар
Синсез килгән бәхет кирәкми
Синең белән тыныч, җаным тыныч
Ярсып кагынулар кирәкми
Тормышларга ашыр, язмыш, уйларымны
Гомер бергә дигән теләкне
Син дә бәхетлеме минем кебек диеп
Өзмә үзәгемне
Телмә йөрәкне
Синсез тойган хисләр
Синсез тойган назлар
Синсез килгән бәхет кирәкми
Син дә бәхетлеме минем кебек диеп
Өзмә үзәгемне
Телмә йөрәкне
Синсез тойган хисләр
Синсез тойган назлар
Синсез килгән бәхет кирәкми
Синсез тойган хисләр
Синсез тойган назлар
Синсез килгән бәхет кирәкми
Синсез тойган бәхет кирәкми
Комментировать