Текст песни
Язмышым, әллә ялгышым
Күзләреңнән күрәм җавабын
Салкын кышның буранын
Яралама, минем йөрәгемне
Җанымны рәнҗетеп өздермә
Йөрәгем ярасын, ничек төзәтергә
Әллә яратамын дип дәшәргә?
Кайсы йөрәк ишегенә кердең
Кемгә сөю гөлен бүләк иттең?
Синсез ничек яшәрмен
Яралама, минем йөрәгемне
Җанымны рәнҗетеп өздермә
Йөрәгем ярасын, ничек төзәтергә
Әллә яратамын дип дәшәргә?
Ниләр язган, барсын үтәрмен
Күз яшемне күрсәтми түзәрмен
Барсын аңлап яшәрмен
Яралама, минем йөрәгемне
Җанымны рәнҗетеп өздермә
Йөрәгем ярасын, ничек төзәтергә
Әллә яратамын дип дәшәргә?
Яралама, минем йөрәгемне
Җанымны рәнҗетеп өздермә
Йөрәгем ярасын, ничек төзәтергә
Әллә яратамын дип дәшәргә?
Әллә яратамын дип дәшәргә?
Комментировать