Текст песни
Сине сагына йөрәк
Күрешүләр көтә
Миңа тик син кирәк
Тик син кирәк
Йөрәк ялгыз синсез
Килче яннарыма
Синсез дөнья төссез
Мине калдырма
Мин әле дә сиңа гашыйк
Хисләремне тыеп яшим
Каян кыюлыкны табыйм?
Көндә-төндә сине эзлим
Саклап йөрим синең йортны
Тәрәз кырыена килче
Ишет йөрәгем тибешен
Сине сагына йөрәк
Күрешүләр көтә
Миңа тик син кирәк
Тик син кирәк
Йөрәк ялгыз синсез
Килче яннарыма
Синсез дөнья төссез
Мине калдырма
Синең белән мизгелләрне искә алам һаман
Минем йөрәгем нык әрни, иске мотор сыман
Сораум бер, кит уйымнан еракларга зинһар
Баребер минем җанымда, йөрәгемдә син бар
Язмышыбыз аяусыз
Сулышымны каплы миңа
Мәхәббәтне калдырганбыз
Ничек дәваланырга икән
Сине сагына йөрәк, күрешүләр көтә
Миңа тик син кирәк, тик син кирәк
Йөрәк ялгыз синсез, килче яннарыма
Синсез дөнья төссез, мине калдырма
Сине сагына йөрәк, күрешүләр көтә
Миңа тик син кирәк, тик син кирәк
Комментировать