Текст песни
Тик синең кулларың изге дару сыман миңа
Бар дөньяны алып киләм синең кырларыңа
Без күбесен үттек, язмышы да сынады
Тик барысын түздек, йөрәгем алдамады
Синең күзләрең, җылы сүзләрең
Мөхәббәтне эзләдем, сине эзләдем
Мин сине таптым, хәтерне яптым
Җанымны мин юаттым
"Яратам" дип янам
Әйе, шулай "яратам" дип янам
Мы многое прошли с тобой
Спасибо, что стала родной
Йөрәгемдә янгын
Син аны кабыздың
Син кабыздың
Йөрәгемдә янгын
Йөрәгемдә янгын
Синең фотолар инстаграмда
Минем куллар шунда ук яза
Сәлам, матурым, ни хәлләрең
Табарга тырышам сүзләрең
Барысы да шулай башланды
Күрешкәч син тагын да чибәр
Һәм шунда чәчәк аткан хисләр
Монда кирәкми башка сүзләр
Матурым, без хәзер бер сулыш
Исеме гүзәл аның Гаилә
Безне саклый изге бәйләнеш
Каядыр өске галәмнәрдә
Яздырам мин күңел хисләрен
Калсын бәхет булып хәтердә
Бу дөньядан китсәк мәңгегә
Җыры калыр ул күңелләрдә
Йөрәгемдә янгын
Син аны кабыздың
Син кабыздың
Йөрәгемдә янгын
Йөрәгемдә янгын
Тик синең кулларың изге дару сыман миңа
Бар дөньяны алып киләм синең кырларыңа
Без күбесен үттек, язмышы да сынады
Тик барысын түздек, йөрәгем алдамады
Комментировать