Текст песни
Балкыса да кояш
Елмаеп күгемдә.
Кап-кара болытлар
Күңелнең түрендә.
Чалт аяз көннәрдә
Түгелә яшьләрем.
Телгәли йөрәкне
Бер сүз дә дәшмәвең.
Куш:
Яңгырлар койса да,
Керфекләр чыланмый.
Давыллар чыкса да
Елмаеп туялмыйм.
Тик бер назлы сүзең
Җылыта йөрәкне.
Бар дөньям яктыра,
Кояш та кирәкми.
Син - күңел түремдә
Балкучы кояшым.
Килә гомерем буе
Җылыңны тоясым.
Синең бер караштан
Күмеләм нурларга.
Яшим мин, кояшым,
Бары син булганда.
Чия-чияPlanka Music Remix
Комментировать