Перейти к содержимому
Обложка трека Йорэк сере — Гульнара Тимержанова
3:56

Трек

Гульнара Тимержанова Йорэк сере

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Сөйгәннәре белән кавышканнар
Бәхетлеләр җирдә сирәктер
Бик күпләрнең әле күкрәгендә
Берәу диеп типкән йөрәктер

Төшләренә шул берәүе кереп
Йөрәгенә сагыш саладыр
Бүтән белән гомер кичерсәдә
Шул берәү искә аладыр
Шул берәү искә аладыр

Йөрәкләрдә урын берәү генә
Гөмерлеккә сөйгән яр өчен
Ул дип тибә йөрәк хәр тибешен
Тик хыялда калган пар өчен

Төшләренә шул берәүе кереп
Йөрәгенә сагыш саладыр
Бүтән белән гомер кичерсәдә
Шул берәүен искә аладыр
Шул берәүен искә аладыр

Аның белән бәйле йөрәк серен
Кемдер сөйләр, кемдер яшерер
Яшерен елаганда күзләрендә
Шул берәүен сагыну яшедер

Төшләренә шул берәүе кереп
Йөрәгенә сагыш саладыр
Бүтән белән гомер кичерсәдә
Шул берәүен искә аладыр
Шул берәүен искә аладыр

Комментировать

0:00 0:00