Перейти к содержимому
Обложка трека Алып кайтыгыз, болытлар — Айдар Аймалетдинов
3:17

Трек

Айдар Аймалетдинов Алып кайтыгыз, болытлар

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Зәңгәр күктә ак болытлар,
Таулар булып күренә.
Туган ягымны сагынам,
Йөрәккәем түз генә.

Алып кайтыгыз, болытлар,
Туган авылыма мине,
Туып-үскән йорт янында
Калдырыгыз үземне...

Сагынам авылымның
Йолдызлы кичләрен,
Чишмәләрен, күл буйларын,
Тургайлы кырларын.

Яшьлегемне искә алып,
Зәңгәр күккә дә карыйм.
Ак болытларга ияреп,
Туган авылыма кайтам.

0:00 0:00