Перейти к содержимому
Обложка трека Яшьлек — Ильшат Ахмеров
3:48

Трек

Ильшат Ахмеров Яшьлек

Сингл · 2026 · Рок

Скачать

Текст песни

Чакырмадым – үзе килде
Вакытын белеп кенә
«Килдем!» – диде, кулын бирде
Елмаеп-көлеп кенә

Бар доньямны оныттырып
Җитәкләп үзе белән
Алып китте: җирдән түгел –
Йолдызлар эзе белән

...Зәңгәр күзләрен күзләдем
Йолдызлар арасыннан
Күпме таңнар аттырганмын
Исереп карашыннан

Исергәнмен
Дә йоргәнмен
Кош юлы буйлап кына
Уйлап әйтер сүзләр дә бит
Әйтелгән уйнап кына

Йодызларны саный-саный
Үткәнем – хәтеремдә
Уйлап түгел, уйнап кына
Үпкәнем хәтеремдә
«Китәм...» – диде, кулын бирде
Киткәне – хәтеремдә
Киткәне – хәтеремдә
Киткәне – хәтеремдә

...Зәңгәр күзләрен күзләдем
Йолдызлар арасыннан
Күпме таңнар аттырганмын
Исереп карашыннан

Исерткән дә
Китеп барган
(Үкенеп беталмыймын)
Атлап киткән
Мин артыннан
Йөгереп җиталмыймын

0:00 0:00