Перейти к содержимому
Обложка трека Чияле ирен — Ябай Малай
3:56

Трек

Ябай Малай Чияле ирен

Сингл · 2026 · Поп, Этническая

Скачать

Текст песни

ЧИЯЛЕ ИРЕН
Чәчәкләр атканда танышкан идек,
чия арасында үбешкән идек.
Иреннәрең тәмле баллы чияләр.
Мәхәббәттән яна гашыйк йөрәкләр.

Төнге йолдызлардан эзлим күзеңне,
йокламыйча төн дә сагынам сине.
Синнән бәгырькәем өзелмәс идем,
һәрчак кочаклашып гел үбәр идем.

Гашыйк йөрәгемне тыя алалмыйм,
яратам сөеклем синсез булалмыйм.
Язмыш шаярттымы әллә мәхәббәт,
йөрәкләрдә утлар кабынды кинәт.

Сукмаклардан йөгерә безнең балалар,
пешкән чияләрне көлеп җыялар.
Күзеңә карыймын кулыңны тотам,
чияле иренне һичбер онытмам.
Автор: Руслан Зәйгет

Комментировать

0:00 0:00