Текст песни
Мәңгелек мәхәббәт, әнинең күзләре
Юлларга әйтелгән әтинең сүзләре
Шунысы үкенеч, соң гына аңлыйбыз
Күңелнең аклыгын, күзләрнең сафлыгын
Күзләрнең сафлыгын
Җиңел булмый язмыш, ул сулы-киртәле
Тормыш күперләрен үтәсе бар әле
Тормыш юлларымда, янымда үзләре
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре
Тормыш юлларымда, янымда үзләре
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре
Әтинең сүзләре
Кайда гына ташласа, үземне язмышлар
Картайтып ашыгып үтсә дә яз-кышлар
Һәрвакыт хәтердә, саклармын үзләрен
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен
Һәрвакыт хәтердә, саклармын үзләрен
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен
Әтинең сүзләрен
Һәрвакыт хәтердә, саклармын үзләрен
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен
Әнинең күзләрен
Комментировать