Текст песни
Әгәр синнән сорасалар
Яратасыңмы диеп
Җавап бары берәү генә
Яратам янып, көеп
Мәхәббәттән дәва бармы
Рәхәткә кем соң түзәр
Йөрәкләргә дәва бит ул
Яратам дигән сүзләр
Гомерләр бит бик тиз үтә
Матур сүз кәтә-кәтә
Яратам бит сине дигән
Бер тылсымлы сүз җитә
Кызганмыйк матур сүзләрне
Яратам сине җаным
Син янымда булсаң гына
Нурланып ата таңым
Комментировать