Перейти к содержимому
Обложка трека Бертуганым — Ильшат Сафин
3:10

Трек

Ильшат Сафин Бертуганым

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Туганлыкның сере нидә дисәң
Ул бит туган җанлы булуда
Бер-береңә ярдәмләшеп һаман
Туганнарча матур торуда
Бертуганым минем туганкаем
Яшик әле бергә-бергәләп
Нихәл туган диеп матур гына
Кунакларга йөрик кергәләп
Бертуганым минем туганкаем
Яшик әле бергә-бергәләп
Нихәл туган диеп матур гына
Кунакларга йөрик кергәләп
Бер нигездә бер анадан үскән
Бертуганнар була гел бергә
Тормыштагы кайгы-шатлыкларда
Алар һаман бергә гомергә
Бертуганым минем туганкаем
Яшик әле бергә-бергәләп
Нихәл туган диеп матур гына
Кунакларга йөрик кергәләп

Туган хәлен туган гына белә
Туганлыкның сере нәкь шунда
Тормыш булгач төрле хәлләр була
Бертуганың кирәк яныңда
Бертуганым минем туганкаем
Яшик әле бергә-бергәләп
Нихәл туган диеп матур гына
Кунакларга йөрик кергәләп
Бертуганым минем туганкаем
Яшик әле бергә-бергәләп
Нихәл туган диеп матур гына
Кунакларга йөрик кергәләп
Нихәл туган диеп матур гына
Кунакларга йөрик кергәләп

Комментировать

0:00 0:00