Текст песни
Гаепләмә мине
Яраталмыйм сине
Күзләремнән сөю эзләмә
Гомер үткән чакта
Янәшәңдә юкка
Өйрән инде хәзер түзәргә
Гаепләмә мине, гаепләмә инде
Йөрәгенә авыр булган мәлдә
Сынауларга түзеп яшәр өчен
Һәрберебез туган шушы җиргә
Гаепләмә мине, гаепләмә инде
Йөрәгенә авыр булган мәлдә
Сынауларга түзеп яшәр өчен
Һәрберебез туган шушы җиргә
Уй hәм теләкләрең
Көткән өметләрең
Акланмыйча калса югалып
Гаепләмә инде
Язмышмы соң көлде
Очрашырга язган соңарып
Гаепләмә мине, гаепләмә инде
Йөрәгенә авыр булган мәлдә
Сынауларга түзеп яшәр өчен
Һәрберебез туган шушы җиргә
Төшләреңә кереп
Исләреңә төшеп
Газапламам, оныт, гафу ит
Башка өмет бирмәм
Йөрәк назын белән
Башка ярны син бәхетле ит
Гаепләмә мине, гаепләмә инде
Йөрәгенә авыр булган мәлдә
Сынауларга түзеп яшәр өчен
Һәрберебез туган шушы җиргә
Гаепләмә мине, гаепләмә инде
Йөрәгенә авыр булган мәлдә
Сынауларга түзеп яшәр өчен
Һәрберебез туган шушы җиргә