Текст песни
Өстәлемдә ком сәгате
Санап ага минем гомерне
Алдагысы булыр нинди
Үткәннәре телә бәгырне
Ком сәгате, ком сәгате
Ага гомерләребез
Ага тормыш мизгелләре
Кадерләрен белмибез
Кадерләрен белмибез
Ялан тәпи йөри идек
Балачакта елга комында
Дулкын килеп юып китә
Эз калдырмый йөргән юлымда
Ком сәгате, ком сәгате
Ага гомерләребез
Ага тормыш мизгелләре
Кадерләрен белмибез
Кадерләрен белмибез
Эз югала, хәтер кала
Яшьлегеңне кала сагыну
Йөгереп кайтам шул елларга
Ниятләрем — кабат төс алу
Ком сәгате, ком сәгате
Ага гомерләребез
Ага тормыш мизгелләре
Кадерләрен белмибез
Кадерләрен белмибез
Ком сәгате, ком сәгате
Ага гомерләребез
Ага тормыш мизгелләре
Кадерләрен белмибез
Кадерләрен белмибез
Ком сәгате, ком сәгате
Ага гомерләребез
Ага тормыш мизгелләре
Кадерләрен белмибез
Кадерләрен белмибез