Текст песни
Бозраланып ята Тутагач күл
Караңгы гына урман эчләрендә
Тутагачым минем, туган авылым
Иртә дә син истә, кичләрендә дә
Тутагач, Тутагач
Салават батыр да сиңа соклангандыр
Чокалы тавында Тутагач
Арыслан чишмәсенең суын эчеп
Ак каеннар үсеп буйга җиткән
Чокалы тавының битләрендә
Алма-алма булып җиләк пешкән
Тутагач, Тутагач
Сине генә уйлап юанам мин
Сагыну-сагышлардан сусагач
Ефәкләрдән генә нәкыш үреп
Исемне язар идем зәңгәр күккә
Мең йолдызлар булып балкыр идем
Шушы бер сүз әйтеп һәрбер кичтә
Тутагач, Тутагач
Йөгереп сиңа кайтып киләм әле
Дөнья гамьнәреннән бушагач
Тутагач... Тутагач
Әй-лә-ләй
Тутагач моңыТатарская деревня Тутагач
АллилуйаMelodic Techno, Deep House, Trance/Club
Комментировать