Текст песни
Нинди төн! Йоклый алмыйм мин
Ай нуры тынгы бирми җанга
Күңелдә һаман саклыйм мин
Югалган яшьлек моңын анда
Салкын елларның дусты син
Бу уенны мәхәббәт димә
Яхшырак айның яктысы
Баш очыма агып төшсен генә
Бозылган сызык, үзгәргән төс
Сурәтли ул кыю, яшерми
Син бит оныта алмассың һич
Ярата да белмәдең әле
Мәхәббәт бары бер генә
Шуңа күрә чит син миңа
Юкка чакыра юкә безне
Карга бата аяк, суына
Мин дә беләм, син дә беләсең
Бу айлы зәңгәр яктыда
Юк ул чәчәк бу юкәләрдә
Кар да боз гына ак кына
Без сөюне күптән уздырдык
Син — мине түгел, мин — бүтәнне
Икебезгә дә барыбер инде
Арзан хисләр уены, гүя
Ләкин кочакла, иркәлә син
Хәйләкәр үбү ялкынында
Йөрәк мәңге майны төш күрсен
Һәм яратканым — гомергә анда